Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары бүген барлык эшли торган боз кичүләрнең техник тикшерүен үткәрә. Аларның нәтиҗәләре буенча Идел һәм Кама елгаларында табигый юлларны максатка ярашлы файдалану турында карар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларда кешеләрнең иминлеге бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов сүзләренчә кинәт җылыту, шулай да көндезге һәм төнге вакытта уңай температуралар саклану кышкы елга кичүләрнең урыннарында боз ныклыгына тәэсир итә, бозлавык барлыкка килә һәм җебегән су җыела.