Дөнья гражданнар оборонасы көне чикләрендә Татарстан Республикасы Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә “Российские железные дороги” ААҖ эшчеләре кунакка килгәннәр. Алар Тимер юл вокзаллары дирекциясе – “Российские железные дороги” ААҖ филиалы белән гражданнар оборонасы өлкәсендә мәсьәләләр чишү буенча вәкаләтле эшчеләре өчен оештырылган җыелышта катнашкан. Гомумән, танышу экскурсиясе кунакларга ошаган һәм аларның күбесе өйгә кайткач гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүдә Татарстанның алдынгы тәҗрибәсе турында хезмәттәшләренә сөйләргә сүз биргәннәр.