Ташкын узуның иң начар сценарие булса, республика территориясендә мөмкин су басу зоналарына 220 торак пункт урнашкан 42 муниципаль район эләгә ала. Моңа 18 846 кеше, 48 социаль объект, 55 автомобиль юллары, 36 юл күперләре, шул исәптән суга түбән булган 2 күпер, керә. Ташкын вакытында 32 463 кешене сыйдыра торган 149 вакытлы урнаштыру пункты планлаштырылган.