Ватан саклаучы көне алдыннан һәм Русия ГТХМ да Гражданнар оборонасы елы чикләрендә Казан шәһәре Яңа Савин районы 89 нчы мәктәбендә инде гадәткә әверелгән “Тезелү һәм җырлау смотры” үткән. Алтынчы сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр янгын сүндерү кадетлары марш атлауда, колонналарга үзгәреп тезелүдә, тезелүдә атлап җырлауда ярышканнар, шулай да таләпчән җюри катнашучыларның кыяфәтен дә билгеләгән. Хөрмәтле кунаклар арасында ГТХМ ветераннары булган.