Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 24 феврале, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү –7тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын,  1 очракның сәбәбе ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 1 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр.

23.02.2017 ел 05.34 ТР, Саба районы, Иштуган авылы, Лермонтов урамы, шәхси йорт.

Шәхси йортта ут чыкты. Мәйданы 70 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1967 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

24.02.2017 ел 05.34 ТР, Лениногорск районы, Түбән Чиршилы авылы,  Үзәк урамы, сакчы булкасы.

Сакчы будкасында ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International