Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 0 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, җылылык агрегатларны һәм җайланмаларны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International