Игътибар! М-5 юлында хәрәкәтне чикләү башлатыла

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан 2017 елның 22 нче февралендә 11.00 дән 16.00 гә кадәр начар һава күренешләре аркасында М-5 “Урал” юлында 1 300 нче км 1 323 нче км кадәр (Башкортстан Республикасы) йөкле транспорт чаралары өчен хәрәкәтне чикләү башлатыла.

Автомобиль йөртүчеләренә начар һава торышы прогнозы аркасында юлга чыгудан баш тартырга катгый тәкъдим ителә: юлларда начар күренүчәнлек, юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү мөмкинлеге югары, юлларда кар өемнәре мөмкин. Әгәр шуңа да карамастан зур кирәклек буенча юлга чыксагыз, мондый йөрүгә хәзерләнгән булганыгызны тикшерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International