Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан –  3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 4 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын,  сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

21.02.2017 ел 19.48 Чистай МР, Чистай шәһәре, Демьян Бедного урамы, шәхси йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1985 елгы хатын-кыз һәм аның ике баласы, 2012 елгы малай һәм 2013 елгы малай һәлак булды. Фаҗига  ике сәбәб буенча чыккан дип карала – ут белән саксыз эш итү һәм кыска ялганыш.

21.02.2017 ел 20.23 Лениногорск МР, Иске Иштирәк  авылы,
Заводская
урамы, шәхси йорт.

Бер катлы шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 60 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1963 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International