Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәкке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр.
09.02.2017 ел 15.16 Норлат МР, Сәләнгеш авылы, Гагарин урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1955 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе –сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
09.02.2017 ел 19.42 Буа шәһәре, Муса Җәлил урамы, йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта идән һәм стена янды. Мәйданы 6 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1969 елгы ир-ат мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе - көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
09.02.2017 ел 20.24 Түбән Кама шәһәре, ГСК «Автомобилист №4», гараж
Бер катлы тимер – бетон гаражда ут чыкты. 0,2 кв.м. мәйданында әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96