Татарстанда янгын сүндерүчеләр янгыннан ике баланы алып чыкканнар

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Азнакайда дүрт катлы йортның торучылар коткаручыларны һәм “ашыгычны” чакырганнар. 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре балаларны эвакуацияләр өчен өйгә өч бунлы баскычны терәп куйган. 15 һәм 10 яшьлек малайларны ПСЧ-87 каравыл башлыгы Ленар Майнулов үзе коткарган. 0.30 да янгын сүндерүчләр кухняда өстәл янында 40 яшьлек хатын-кызны, балаларның әнисен, тапканнар, әмма, медикларның эшләгән чараларына карамастан, ул һәлак булган. Янгын 0.34 тә локальләштерелгән, ачык яну 0.40 та бетерелгән. Чамаланган мәгълүматлар буенча электр җиһазның техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү янгынның сәбәбе булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International