Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.   

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

09.02.2017 ел 00.23 Азнакай шәһәре, Нефтяников урамы, 12 нче йорт, фатир.

Дүрт катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 20 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр ике баланы коткара, 2002 елгы малай һәм 2006 елгы малай. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1977 елгы хатын-кыз мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International