Татарстан Республикасы ГТХМ кисәтә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Росгидромет (http://meteoinfo.ru) прогнозына туры килгәнчә, февральнең 7 нән 10 на кадәр Идел буе федераль округы территориясендә температура климат нормадан 7-12°С кимрәк көтелә. Урыны белән кар буларак явым-төшем булачак, 7-10 м/с исеп китүләр белән төньяк җил көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Республикасы ГТХМ көчле җил һәм түбән температуралар вакытында халыкка ачык мәйданнарга чыкмаска тырышырга, мөмкин булганча шәхси автотранспортны кулланудан баш тартырга тәкъдим итә. Мич, газ, электр җиһазларны кулланганда иминлек чараларына аеруча игътибар итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International