2016 елдагы эшнең нәтиҗәләре турында фикер уртаклашыр һәм агымдагы елга ветераннар советы эшенең юнәлешләрен билгеләр өчен 24 гыйнварда Кама Аланында Рөстәм Юмагулов йөзендә 15 нче отряд җитәкчелегенең һәм район бүлекләренең ветераннар советы рәисләренең эш очрашуы үткән. Отрядның ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов гомуми уйлашуга шул күптәннән борчый торган мәсьәләләрне чыгарырга тәкъдим иткән: янгын сүндерү бүлекләренең хәле, бүлекләрдә ветераннар советының кабинетлары булмау, отрядның иҗтимагый тормышына ветераннарны тарту, отрядның шәхси составы ветераннар белән бергә эшләү, бүлекләрнең иҗтимагый тормышына балаларны тарту.