Шундый максат белән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтенең хезмәткәрләре өченче сыйныф укучылары белән дәрес үткәргәннәр. Дәрес вакытында балалар боз астына төшеп киткән очракта кешенең дөрес гамәлләре һәм зыян күрүчегә ярдәм итү турында да, яр битләвеннән чана белән шуганда кар күмгәндә нәрсә эшләргә кирәк булганны да өйрәнгәннәр.