Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 4 тапкыр,  транспорт чарада – 1 янгын.

Сәбәпләре: көнкүреш электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазын монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча –  2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.   

23.01.2017 ел 02.49 Бөгелмә МР, Бөгелмә шәһәре,  Космодемьянск урамы, 6 нчы йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 12 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы ир-атны коткара. Сәбәбе -  көнкүреш электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International