Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырудар буенча – 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын,  транспорт чарада – 2 янгын, печәнлектә – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын,  сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында –  1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.      

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

                                                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International