Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре бөтен Яңа Ел ял көннәрендә Яшел Үзән торучыларының өйләрен һәм фатирларын янгын иминлеге кагыйдәләрен искә төшереп әйләнеп чыккан. Аеруча игътибар – күп балалы гаиләләргә, фәкыйрләргә һәм төрлек шартлар аркасында авыр тормыш хәленә эләккәннәргә. Нәкъ шундый гаиләләрдә кеше үлеме белән янгыннар килеп чыга. Узган 2016 елда Татарстанда җиде бала һәлак булган. Һәр һәлакәттә зурларның гаебе.