Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: 1 очракның сәбәбе ачыклана, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 янгын, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
14.12.2016 ел 18.19 Казан шәһәре, Киров районы, СНТ №2 «КВЗ», 126а участогы.
Бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 48 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, 1951 елгы ир-ат һәм 1973 елгы хатын-кыз. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.