Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Сәбәпләре: 1 очракның сәбәбе ачыклана, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 янгын, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
13.12.2016 ел 14.49 Әлмәт шәһәре, Геофизик урамы, 5а йорты.
Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы фатирда җиһаз янды. Мәйданы 1 кв.м. 1950 елгы ир – ат зарар булды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
13.12.2016 ел 15.48 Казан шәһәре, Идел буе районы, Рихарда Зорге урамы, 100 йорт. Тугыз катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы фатирда ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын сүндерүчеләр, 1954 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.