Моның турында янгын күзәтү буенча ТР баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев Татарстан Республикасында яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү программасына багышланган журналистлар өчен брифингта әйткән. Брифинг Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе, республиканың мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларының җитәкчелеге, шулай да Казан башкарма комитеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы белән үткән. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең шәхси составы быел 20 нче декабрьдән хезмәт итүнең көчәйтелгән төренә күчә.