Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү арккасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
12.12.2016 ел 15.29 Нурлат МР, Мамык авылы, Ворошилова урамы, 2 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 20 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1957 елгы хатын-кыз һәлак булды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
12.12.2016 ел 22.41 Буа шәһәре, Ефремова урамы, 132 нче йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта җиһаз янды. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1941 елгы ир-ат һәлак булды, 1940 елгы хатын-кыз коткарылды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.