Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт отряды Чалпы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Азнакай муниципаль районы Чалпы авылының урта гомумбелем мәктәбендә ачык дәрес үткәргәннәр. Дәреснең төп максаты – бозда һәлакәтләр профилактикасы, боз кату вакытында су объектларында яралануны һәм балалар үлүен булдырмау, шулай да төрле яшьтәге балалар группалары арасында иминлек культурасының дәрәҗәсен арттыру.
Шундый ук чараны Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт отряды Урмышлы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Сарабиккол төп гомумбелем мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары белән үткәргәннәр.