Йөз мең сум. Кайсынадыр бу әһәмиятле сумма, кемгәдер – алай ук түгел. Ә менә Яшел Үзәндәге Лазаревлар гаиләсе өчен Русия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков әмере буенча ГТХМ хезмәткәрләренең дүрт һәм дүрттән артык балалы гаиләләренә финанс ярдәм буларак бирелгән йөз мең күптәнге хыялны – үзләренең аереым йортын төзүне – тормышка ашыруда яхшы ярдәм булган. Гаилә башлыгы Дмитрий Лазарев янгын сүндерү хезмәтендә 1996 елдан бирле эшли. Һәм бөтен 20 елын 8 отрядның янгын сүндерү хезмәтенең оператив автомобилен йөртүчесе урынында.