Бүген иртән Казанның Дербышки поселогында Комсомольское күлендә гадәттә булмаган дәрес үткән. Казан шәһәре Гражданнарны саклау идарәсенең эзләү-коткару отрядының коткаручылары һәм “ТР суларда коткару җәмгыяте” региональ иҗтимагый оешмасының вәкилләре 101 нче урта мәктәбенең һәм 19 нчы гимназиясенең укучыларын бозда коткару буенча мастер-класска чыкырганнар. Төшеп киткән балыкчы ролен (нәкъ алар нечкә бозның беренче корбаннары булып тора) профессиональ коткаручы Денис Конов уйнаган.