Бүген Казанда “Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең иң яхшы каравыл башлыгы ярдәмчесе” республика смотр-конкурсының ахыргы этабы үткән. Республиканың бөтен янгын сүндерү бүлекләренең иң яхшы тугыз җитәкчесе намуслы ярышта катнашырга килгән.
Һөнәре буенча ПСЧ-64 ОФПС-11 каравыл башлыгы ярдәмчесе эчке хезмәт өлкән сержанты Алексей Князькин иң яхшы булып чыккан. Икенче урынны ПСЧ-72 ОФПС-15 каравыл башлыгы ярдәмчесе эчке хезмәт өлкән прапорщигы Радик Солтанов алган. ПСЧ-53 ОФПС-8 каравыл башлыгы ярдәмчесе эчке хезмәт прапорщигы Ренат Шәмсиев өченче нәтиҗәне күрсәткән.