22 нче ноябрьдә Универсиада Авылының актлар залында Универсиада Авылының ирекле янгын сүндерү төркеменең (ДПК) туган көненә багышланган тантана үткән. Быел бу иҗтимагый студентлар оешмасына биш ел тулган. Юбилейны профессиональ гаилә эчендә бәйрәм иткәннәр.
ДПК ны тәбрикләргә хөрмәтле кунаклар килгән. Аларның арасында Универсиада Авылы мэры Илнур Рәхимов, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Күзәтү һәм профилактика эшләре идарәсенең башлыгы урынбасары Максим Трущин, Татарстан Республикасы Ирекле янгын сүндерү хезмәте иҗтимагый оешмасының рәисе Алик Назмутдинов, тулай торакларда урнаштыру һәм класстан тыш эшне оештыру бүлегенең башлыгы Ирина Бабайкина, 10 нчы янгын сүндерү бүлегенең башлыгы урынбасары Линар Мөхәмәтҗанов һәм Универсиада Авылының янгын сүндерү хезмәте бүлегенең башлыгы Александр Фирсов.