Яр Чаллыда бакча йортында янгында 4 кеше һәлак булган

2016 елның 21 октябре, җомга

“Заря” № 4 коммерцияле түгел бакча ширкәтендә бакча йорты яну турында хәбәр 20 сәгать 56 минутта килгән. Биш минутта 15 нче отрядның ПСЧ-72 5 кешедән торган кизү каравылы чакыру урынына килеп җиткән. Янгынны сүндергән вакытта йортның бүлмәләрендә 1960, 1997 елгы ике хатын-кызның һәм 1985 елгы ир-атның мәетләре табылган иде. Тагын бер ир-атның шәхесе ачыклана. 21 сәгать 17 минутта ачык януны бетерелгән. 21 сәгать 32 минутта янгынның нәтиҗәләре бетерелгән. Янгынның алдан ачыкланган сәбәбе – мичне кулланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International