Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка чакырул буенча – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 4 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
20.10.2016 ел 15.08 Каза шәһәре, Вахит районы, Подлужная урамы, 67А йорты.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1960 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
20.10.2016 ел 22.37 Каза шәһәре, Идел буе районы, Тульск урамы, ЗАО «Телефон».
Ике катлы кирпеч офис бинада ут чыга. 2 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
20.10.2016 ел 18.30 Әлмәт шәһәре, «Орленок» ДОЛ, урман массивы.
МЧС коткаручылары МВД хезмәткәрләре белән бергә урманда югалган, 1966 елгы ир-атны табалар. Әлеге ир гөмбә җыйган вакытта адаша. Медицина ярдәменнән баш тарта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.