Хәрби җәеледерүдә ярышканнар

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды башлыгы Алексей Шаповалов, тәҗрибәле янгын сүндерүче буларак, кул астындагы кешеләренең профессиональ осталыгына зур мәгънә бирә. Бу республикада отрядның янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең кизү каравыллары арасында хәрби җәелдерү буенча ярышларны үткәрә торган бердәнбер отряд. Өстәвенә, елга ике мәртәбә – кыш һәм көз вакытында. Соңгы чара күнегү полигонында 11 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр үткәрелгән иде. Һәрберсе 5 кешедән торган 56 кизү каравыл катнашкан. Ярышлар өч этаптан торган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International