Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, коткару эшләренә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
18.10.2016 ел 16.40 Казан шәһәре, Яңа -Савин районы, Короленко урамы, 109 йорт.
Биш катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы фатирда ут чыга. 10 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 7 кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.