Махсус җиһаз ярдәме белән иярчен антеннасы белән идарә иткәннәр, күчмә идарә итү пунктында утырганнар һәм дә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең оператив штабның әгъзалары да булганнар – шундый мөһим рольләрдә булу Татарстан Республикасы Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенә һәм ОФПС-7 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсиягә килгән 52 нче Казан гимназиясе укучыларының бәхетенә туры килгән. Укучылар өчен ачык ишекләр көнен ГТХМ хезмәткәрләре гражданнар оборонасы айлыгы һәм Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә оештырганнар.