Янгыннарны сүндерү белән бәйле барлык категорияләрнең белгечләрен хәзерләү этапларының берсе – ул Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең Уку үзәгендә урнашкан “Лава” ут полигонында дәрес. Полигон янгын барлыкка килү һәм җәелү буенча бөтен хәлләрне модельләштерә ала. Ут сынауын 26 янгын сүндерүче үткән. Катнашучылар арасында Русиянең күрше регионнарының янгын сүндерүчеләре дә булган: Киров өлкәсе, Удмуртия, Түбән Новгород, Мари Ил һәм Чуашия.