Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.

 

16.10.2016 ел  18.25  Лаеш МР, Столбище авылы,  Подлужная урамы, 13 нче йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортның каралтысы һәм бүрәнәле мунча яна. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе - мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International