Яшел Үзән районында күп балалы, фәкыйрь гаиләләр тору урыннары буенча янгын белдерүчеләрен кую буенча акция дәвам итә. Халыкны социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча районда идарәара исәптә 117 гаилә тора. Аларның тору җирләрен җиһазландырыр өчен 468 белдерүче бүлеп бирелгән. Исәптә булган бөтен гаиләләрне әйләнеп чыгарга һәм ярдәм акциясен ике атна эчендә тәмамларга планлаштырылган.