Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгы, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын. 2 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
09.10.2016 ел 08.22 Арча шәһәре, Г. Камал урамы, 4а йорты.
Ике катлы панель торак йортның икенче каттагы фатирда ут чыкты. 4,5 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә ике хатын-кыз коткарылды һәм зарар күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.10.2016 ел 13.10 Лаеш МР, Меша елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1974 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
09.10.2016 ел 15.39 Чистай МР, Кама елгасы.
МБ-1225 баржасы резин көймә белән бәрелеште. Көймәдә, 1957 елгы балыкчы булган. МЧС коткаручылары әлеге балыкчыны эзли. Эзләү эшләре дәвам итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.