Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 117 нче урта гомумбелем мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү кирәге турында курчак спектаклен күрсәткәннәр. Курчак тамашасын Авиатөзелеш районы янгын күзәтү һәм проифлактика эшләренең хезмәткәрләре “Лето” иҗат студиясе актерлары белән бергә оештырганнар. янгынга каршы тематикага “Лето” иҗат студиясе белән гомумбелем мәктәпләрдә үткәрелә торган республикабызда бу инде унынчы спектакль.