Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 7 октябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Суда эзләү – коткару операциясенә – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча- 1 тапкыр, табигатьтә эзләү – коткару операциясенә – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

06.10.2016 ел 17.59 Яр Чаллы шәһәре,  Производственная урамы, 22 нче йорт

 «Фиат Дукато» автомобиле янды. Мәйданы  8 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1952 елгы ир-ат зарар күрде.  Янгынның сәбәбе – транспорт чараның механизмы төзек булмау.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International