Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 3 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, урманда югалган кешене эзләү буенча – 3 янгын, ишекләрне ачу буенча – 3 янгын, башка чакырулар буенча – 2 янгын.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.