Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 6, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 3, бакча йортлары – 4.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 3, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2, электр челтәрләрен техник куллану һәм сайлау кагыйдәләрен үтәмәү – 1, сәбәпләр ачыклана – 1, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыкканнар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 18 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 9, урманда югалганнарны эзләүгә – 2, ДТП га – 4, башкаларга – 3. Балык тотучылар белән профилактик әңгәмәләргә – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96