Быел 28 нче сентябрьдә янгынга каршы хезмәтнең Казан отряды Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Әхмәтов Х.Х. Яңа Кенәр балалар бакчасына килгән. Балалар бакчасы тәрбиячеләре белән бергә балалар өчен уен формасында “Балалар өчен шырпы уенчык түгел” темасына дәрес үткәрелгән.