Татарстан Республикасында 4 нче октябрьдән 6 нчы октябрьгә кадәр Гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия күнегүләре чикләрендә чаралар үтәчәк. Олы масштаблы укуларда башкару хакимиятенең федераль органнары, Русия Федерациясенең барлык субъектларының башкару хакимиятенең органнары һәм җирле үзидарә органнары эшләтеләчәк. Моннан тыш, 4 нче октябрьдән 4 нче ноябрьгә кадәр республикада Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә төрле чаралар үтәчәк.