Казанда ПСЧ-7 базасында Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында республика ярышлары тәмамланган. Төп приз өчен көрәштә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте шәһәр гарнизоннарының 15 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрен вәкил итә торган иң яхшы республика төркемнәре катнашкан.