Яшел Үзән районында тыюлык режимын үтәмәүчеләргә гөмбә артыннан бару берничә мең сумга төшкән

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Күп гөмбә – күп гөмбә җыючы. Гадәттәгечә көз вакытында гөмбә сезоны башыннан ГТХМ хезмәткәрләре өчен эзләү эшләре сезоны башлана. Узган атна эчендә генә республика коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре югалган гөмбә җыючыларны эзләргә ун тапкыр чыкканнар. Бәхеткә каршы, барлык югалганнар табылган. Аларның арасында бала да булган.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Урманга барыр алдыннан һичшиксез маршрутны төптән уйлагыз.

Туганнарыгызга кая юнәлгәнегезне һәм кайчан кайтачагыгызны әйтегез.

Урманга барыр алдыннан һичшиксез кесә телефон аккумуляторын корыгыз.

Урманга киткәндә, туры килгән кием-салымнан бушка, ашамлык һәм эчемлек запаслары турында уйларга кирәк, картада тирә-юньне карап чыгарга һәм һава торышын белергә яхшы булыр. Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлек хәлегезне дөрес билгеләгез.

Якты кием киегез һәм балаларны якты киемгә киендерегез.

Үзегез белән пычак, су, шырпы алыгыз.

Әгәр урманда адашсагыз, “112” бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерын җыегыз.

Адашсагыз, нишләргә:

1. Урыныгызда бер сәгать калып торыгыз.

2. Соңгы тапкыр туктау урынына кире кайтырга һәм анда кунып калуга хәзерләнергә яисә иптәшләрегез артыгыздан килгәнче көтеп торыгыз.

3. Иптәшләрегезне көтеп алмасагыз, зиһенне туплагыз, бер метр бер метрга җирне чистартып, урнашу районының карта-схемасын мөмкин булганча төгәл сызыгыз.

4. Урманнан ялгыз чыкканда иң мөһиме үз-үзеңне тота алу һәм түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

- караңгы булганда йөрмәскә. Төн хәл кайтару өчен күбрәк килешә;

- хайван юллары буенча йөрмәскә;

- урманның сазлы, бигрәк тә бака тәңкәсе белән капланган урыннарына кермәскә.

5. Автомобиль, локомотив гудоклары кебек һәм башка табигый булмаган чыгышлы сигналларны ишетсәгез, аларның тавышына бару яхшырак булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International