Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 0, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 17, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 2.
Янгыннарның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичнең һәм төтен чыга торган юл төзек булмау – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, ДТП га – 3, эзләү эшләренә – 1, балдактан бармакны чыгаруга – 1, башкаларга – 1. Балык тотучылар һәм су янында ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр – 1, штатта булмаган авария-коткару формированиеләр белән дәресләр – 1.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96