Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 5. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4. 1 кеше һәлак булган.

Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 2.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, ДТП га – 2, урманда югалганны эзләргә – 1, кысылган кул-аякны азат итүгә – 1, автомобильне чыгаруга һәм беренче ярдәм күрсәтүгә – 1, һаваны үлчәүгә – 1, тере көмешне җыюга – 1. Балык тотучылар һәм су янында ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр – 1, штатта булмаган авария-коткару формированиеләр белән дәресләр – 1.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International