Татарстан Республикасы буенча Саба янгынга каршы хезмәт отряды Олы Нырсы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Теләче муниципаль районы Олы Нырсы урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары өчен ачык ишекләр көнен үткәргән. Бу чара үсеп килә торган буын арасында янгын сүндерүче һөнәренең абруен арттыру максаты белән Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү елына оештырылган.