Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 28, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 2, коры печән – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 4, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, ДТП га – 2, башкаларга – 3. Профилактик эшләргә – 3 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96