Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 25, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, бакча йортлары – 2, транспорт чаралары – 2, коры печән – 1. 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: ут төртү – 2, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 2, тартканда сак булмау – 2, очракның сәбәпләре ачыклана – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачырга – 2, эзләү эшләренә – 1, ДТП га – 2, башкаларга – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96