Бүген Казанда “Экстремаль хәлләр психологиясе. Теория һәм практика” фән-практика конференциясе ачылган. Анда гадәттән тыш ведомствосының 120 дән артык психологы катнашачак. Казанда бөтен илдән Русия ГТХМ региональ үзәкләреннән һәм Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең филиалларыннан килеп экстремаль профильнең белгечләре тупланган. Шулай да гадәттән тыш психологлар 2 нче Бөтенрусия көч структура психологларының җыелышында катнашачак. Анда 1 нче сентябрьдә Русиянең төрле регионнарыннан 350 дән артык профессионаллар киләчәк.