Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
27.08.2016 ел 23.42. Казан шәһәре, Дежнева урамы, 4.
Фатирда ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын сүндерүчеләр ике ир кешене коткарды, 1972 һәм 1977 елгы. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
27.08.2016 ел 19.40. Сарман районы, Җәлил шәһәр тибындагы поселык, Ленин урамы, 16 нчы йорт.
Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында фатирда ут чыга. 6 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1937 елгы ир-ат һәлак булды. 27.08.2016 ел Лаеш районы, Идел елгасы, Тетеево торак пункты тирәсе.
МЧС коткаручылары судан, 1954 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.